27 апрельдә Истанбул татарлары шагыйрь Габдулла Тукайны искә алган. Шәһәрнең Әюп районындагы Тукай паркында шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салганнар, «Топкапы төрки дөнья» комплексындагы «Татарстан музей-өе» янында балалар һәм студентлар катнашында концерт, милли остаханәләр, уеннар үткәргәннәр.
Чараларны «Идел-Урал төркиләре культур һәм ярдәмләшү җәмгыяте» Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге, Истанбул Бөекшәһәр мэриясе ярдәмендә оештырган. Бу хакта «Татар-информ»га Истанбулда яшәп, иҗат итүче журналист...