Бүген Казанда КФУның астрономия обсерваториясен ЮНЕСКО исемлегенә кертүгә багышланган истәлек тактасын ачу тантанасы булды. Аның берсе Татарстан башкаласы үзәгендәге бинада урнаштырылган, ә икенчесе Яшел Үзән районындагы В.П.Энгельгард исемендәге астрономия обсерваториясендә куелган.
Казан чаралары Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында узды.
«Татарстан Республикасы ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм матди мирас объектлары буенча Россиядә беренче урында тора.