Бүген Татарстанда салкын төннән соң шактый җылы көн көтелә. Температура тирбәлеше 25 градус тәшкил итә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Тизлеге секундына 4 метрдан 9 метрга кадәр булган төньяк-көнчыгыш җиле берникадәр вакыттан юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртә.
-7 градуска кадәр төнге салкыннардан соң (шул сәбәпле төбәктә кабат шторм кисәтүе игълан ителгән иде), тәүлекнең якты вакытында...