Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта капиталь ремонт бара. Биредә яңарту эшләре 2021 елда ашханәне төзекләндерүдән башланган иде. Бүген 2нче һәм 4нче блокларда төзелеш-монтаж эшләре тәмамлану алдында. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев эшләрнең барышын карады. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
Лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова шәһәр җитәкчеләре һәм матбугат чаралары вәкилләре өчен яңартылган бина буенча экскурсия үткәрде. Бүген лицейда 5-11нче сыйныфларда 369 бала укый, аның 50се интернатта яши.