Ульяновскиның «Өмет» газетасында Рузия Хәлимованың «Сембер карлыгачлары» милли җыр-моңнарыбызны саклый» дигән язмасы чыкты.
Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә балалар иҗатының «Сембер карлыгачлары» өлкә фестиваль-конкурсы узды. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм Татар мәдәният үзәге тырышлыгы белән оештырылган бәйгедә кырыктан артык малай һәм кыз катнашты.
Мәртәбәле конкурста өлкәбезнең җиде авыл районыннан - Чардаклы, Иске Кулаткы, Сенгилей, Ульяновск, Новоспасское, Николаевка...