Татарстан Дәүләт Киңәшчесе һәм ЮНЕСКО Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев бүген Бөтендөнья Ислам оешмасының (ICESCO) мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча генераль директоры Сәлим бән Мөхәммәд Әлмалик белән очрашты. ICESCO генераль директоры республикага «KazanForum»да катнашу өчен килде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәлим бән Мөхәммәд Әлмалик Минтимер Шәймиевка җылы кабул итү өчен рәхмәт белдерде. Ул Татарстанның беренче Президенты – Ислам илләрендә Король...