Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтемиров «Россия –Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумы кысаларында узган утырышта катнашты. Ул «Органик һәм хәләл авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүне координацияләү» дип аталган сессиядә чыгыш ясады.
«Органик авыл хуҗалыгыннан башка хәләл продукция була алмый. Продукциянең чисталыгы, һичшиксез. органик җир эшкәртү белән бәйле булырга тиеш. Без продукцияне җитештерергә һәм эшкәртергә өйрәндек...