Татарстан шефлык итә торган Лисичанск шәһәренә Буадан гуманитар йөк илтеп тапшырылды. Яшелчәләр һәм шәһәр халкына кирәкле корыч торбалар инде бушатылган, киләсе бурыч – махсус операциядә катнашучыларга автомобильләр һәм посылкалар китерү.
«Татар-информ»га Буа районының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, барлыгы 2 километрдан артык корыч торба һәм 7 тонна яшелчә илтеп тапшырылган.
«Бергә без көчле, бергәләп без алгы сызыкта булганнарга ярдәм итәбез. Гуманитар йөк җыю һәм илтүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт»...