«21-24 май көннәрендә Казанда Мөхәммәдъяр исемендәге Халыкара төрки әдәбиятлар фестивале үтәчәк. Әлеге фестивальдә Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан илләреннән; Башкортстан, Саха (Якут), Чувашстан, Дагстан, Кабардин-Балкар, Карачай-Черкәс Республикаларыннан әдипләр һәм нәширләр катнашачак», дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.
Программа буенча, кунаклар 21 майда ТР Милли китапханәсе белән танышачак һәм биредә Бөтенроссия китапханә конгрессы кысаларында оештырылган китап ярминкәсен караячак.