Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләр белән чираттагы җылы очрашу Зәйдә «Энергетик» Мәдәният сараенда чәй табыны артында узды. Берничә көнгә генә кайтсалар да, хәрбиләр мондый очрашуларга килергә тырыша. Район башлыгы Разиф Кәримов та аларга моның өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.
Очрашуда егетләр белән бергә эш урыннарыннан җитәкчеләр, үз авыл җирлекләре башлыклары, «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Сергей Хватков...