Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов партнерлык финанслары турындагы законны камилләштерергә тәкъдим итте. Бу хакта ул KazanForum кысаларында узган партнерлык финансларына багышланган сессиядә белдерде.
«Беренче тәкъдим – экспериментта катнашучыларга ана капиталын куллану мөмкинлеге бирү. Нишләп юк? Бу чара һәркем өчен ачык булганда. Нинди аерма бар? Без барыбыз да бу илдә яшибез!» - дип ризасызлыгын белдерде Миңнеханов.
Ул партнерлык финанслары буенча эксперимент кысаларында...