Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Kazan Halal Market ярминкәсенә төбәкләрдән килгән татар эшмәкәрләре турында сөйләде. Ярминкә XV «Россия –Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумы кысаларында Агросәнәгать паркында уза.
«Март аенда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында Корстон үзәгендә ярминкә оештырылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күргәзмә белән танышканнан соң, төбәкләрдә татар эшмәкәрләре җитештергән хәләл продукция...