Теләче районында Татарстан Республикасы педагогия хезмәткәрләренең киңәшмәсенең милли мәгариф секциясе утырышы булган. Ул «Күп мәдәниятле мохиттә туган телләр: укыту һәм тәрбия бирүдә заманча стратегия һәм технологияләр» темасына багышланган.
«Кунаклар эшчәнлекне Теләче урта мәктәбеннән башлады. Бу көнне мәктәп биләмәсе Сабантуй кебек кайнап торды. Бер урында милли киемнәрдән кызлар, малайлар Сабантуй күренешләрен күрсәтте. Кемдер йомырка кабып йөгерде, капчык киеп сикерде, бил алыштылар.