1927 елның «Булат Батыр» кинороманы Казанда Республика архив киносы фестивален ачты. Фильм «Мир» кинотеатрында күрсәтелде.
Фестиваль «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең йөз еллыгына багышлана.
«Татар киносының бай тарихы шушы вакыт дәвамында тирән яшерелгән иде. Дәүләт архивында цифрлаштырылган пленкалар бар, «Волга широкая» киножурналында Казан кинохроникасының зур коллекциясе бар, әмма структуралы рәвештә тематик фестиваль форматында бу материалны тамашачыга әле тапшырганнары булмады»...