Казан кооператив институтында V «Тукайга мәхәббәт илә...» дип исемләнгән Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсына нәтиҗә ясаганнар.
«Конкурска 350гә якын видео кабул ителде. Бер меңгә якын кеше катнашты. Татарстан район мәктәп-гимназияләре, лицей, балалар бакчаларыннан тыш, чит төбәкләрдән Түбән Новгород, Оренбург өлкәләре, Мари Эл республикасы Бәрәңге районы, Чувашиянең Батыр районы, Пермь крае Барда районыннан укучылар Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләде», - диде «Татар-информ»га институтның...