Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин KazanForum кысаларында Казахстан Премьер-министры урынбасары Серик Жумангарин белән очрашты. Фикер алышуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хөснуллин Россия-Казахстан мөнәсәбәтләренең дустанә характерда булуын билгеләп үтте. Монда ике дәүләт лидеры зур роль уйный - 2023 елда Владимир Путин һәм Касым-Жомарт Токаев 6 тапкыр очрашты.
«Безнең илләр арасындагы күптән һәм бик тыгыз мөнәсәбәтләр урнашкан.