Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы Ислам дөньясы илләрендә вәкиллекләр санын арттыру һәм хезмәткәрләр штатын киңәйтү мөмкинлеген карый. Бу хакта KazanForumда узган матбугат конференциясе кысаларында РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин сөйләде.
«Бу бик җитди фактор. Шуңа күрә без моны карыйбыз. Ислам дөньясы, асылда, тулысы белән илебезгә дус. Ислам хезмәттәшлеге оешмасындагы 57 ил – ул дөнья тулаем эчке продуктының 15 проценты, дөнья сәүдәсенең 12 проценты. Бу уртача еллык...