Түбән Кама мэры Рамил Муллин кичә «Ак каен» мәчете төзелеше белән танышты. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайты шәһәр администрациясенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбрә итә..
Мәчет шәһәрнең 35а микрорайонында урнашкан. Ул 2019 ел ахырында төзелә башлады.
Мәчетне ачык төсләрдә төзергә планлаштыралар, фасады кирпечтән булачак. Биредә инде электр монтажлау эшләре тәмамланган, җылыту һәм вентиляция эшли башлаган. Белгечләр эчке бизәү белән шөгыльләнәләр. Ике катлы бина 400дән артык кешене сыйдыра алачак.