КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты актлар залында филология фәннәре докторы, Казан университетының атказанган профессоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, КФУның татар әдәбияты кафедрасы галиме Хатыйп Миңнегуловның 85 яшьлек юбилей кичәсе булды. Юбилярны котларга фән һәм мәдәният эшлеклеләре, хезмәттәшләре, шәкертләре, министрлык вәкилләре, югары уку йорты җитәкчеләре килгән иде.
«Казан федераль университеты хезмәткәрләре һәм ректоры Линар Сафин исеменнән юбилеегыз белән котларга рөхсәт итегез.