«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисад форумында авыл хуҗалыгы һәм җитештерү тармагындагы хәләл индустрия буенча перспективаларга багышланган чара да үтә. Аның барышында Малайзия белән Мордовия Татарстан белән бергә эшләү нәтиҗәле булачагын билгеләде.
«Малайзия белән Россия — географик яктан ерак илләр булса да, икътисади яктан бергә үсеш алырга мөмкинлекләре бар. Авыл хуҗалыгы техник яктан трансформацияләнгән чорда яшибез. Илләребезнең ике яклы сату-алу һәм инвестиция эше көйләнгән.