Самараның «Бердәмлек» газетасында Данияр Сәйфиевнең «Якташларыбыз истәлеген саклау – безнең уртак бурыч» дигән язмасы чыкты.
Квартал саен басылып килүче «Самар татарлары» журналының махсус тематик чыгарылышлар сериясен әзерләү буенча эш төркеменең утырышы узды.
Әле былтыр көзен Самара өлкәсе татар эшкуарларына ярдәм күрсәтү ассоциациясенең идарә рәисе, журналның оештыручысы Ильяс Шәкүров Куйбышев/Самара татарларының төрле өлкәләрдәге казанышларын системалаштыру өстендә эш планлаштырыла, дип игълан иткән иде.