«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисад форумы кысаларында медиасессиясеннән соң «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «ТВ БРИКС» халыкара медиачелтәр җитәкчесе Жанна Толстикова килешү беркетмәсен имзаладылар.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
«Әлеге килешү республикада булдырылган, гамәлгә ашырылган проектлар хакында мәгълүмат җиткерү аудиториясен арттыруга ярдәм итәчәк. Татарстандагы зур, әһәмиятле вакыйгаларны...