Чаллының Үзәк районы башлыгы Эдуард Фәттахов Җиңү көненә багышланган «Минем Героем – минем гаиләм» онлайн-флешмобында катнашты. Ул «Татар-информ»га Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасы – Мозаффар Фәттахов турында сөйләде.
Мозаффар Салих улы Фәттахов 1920 елда туа. Сугыш елларында ул мотоукчылар полкында пулеметчы була, Төньяк-Көнбатыш фронтында көрәшә.
«Минем бабам, Фәттахов Мозаффар Салих улы, Икенче бөтендөнья сугышын узган – финнар белән дә, немецлар белән дә, японнар белән дә көрәшкән.