«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисад форумы кысаларында медиа тармак вәкилләре өчен медиасессияләр, тәҗрибә уртаклашу чаралары узды. Аларда төрле чит илләрдән, шул исәптән Казахстаннан да катнашучылар бар иде.
Казахстанның «Хабар 24» телеканалының 2010 елдан алып Россиядәге хәбәрчесе Дана Нуржанова билгеләвенчә, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» чараларының әһәмияте гаять зур. «Мин әлеге форумда беренче тапкыр катнашам. Форумның концепциясе, форматы бик кызыклы. Берникадәр...