Федерация Советы Рәисе урынбасары Константин Косачев «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышыннан соң бу көннәрдә уза торган KazanForum-2024 катнашучыларын нәрсә берләштерүен әйтте.
«Монда төрле илләрдән, төрле телләрдә сөйләшүче төрле конфессияләр вәкилләре җыелды. Без барыбыз да кешелекнең төп байлык булуын аңлыйбыз. Без бер-беребез белән янәшә яшәп кенә калмыйча, бер-беребезне тулыландыра, гармониядә яши һәм моннан өстәмә көч ала алабыз. «Россия — Ислам дөньясы» форумындагы барлык сөйләшүләрнең мәгънәсе шунда»...