Аксубай районының Трудолюбово авыл мәдәният йорты иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре республика бәйгесендә «Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территориясендә булган мәдәни-ял тибындагы иң яхшы учреждение» номинациясендә җиңүче дип танылды. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.
Трудолюбово мәдәният йортына 125 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.
Республика бәйгесендә җиңү мәдәният йорты белгечләре Мария Большова һәм Гөлчәчәк Хәмидуллинаның уңышлы иҗат эше нәтиҗәсендә ирешелде.