Әлмәттә һәм районда уку йортларында ремонт эшләре дәвам итә. 2024 елда 2нче лицей һәм Яңа Кәшер мәктәбе тәртипкә китерелә. Район башлыгы Тимур Нагуманов эш сәфәре белән лицейда булды. Эшләр хәзер спорт һәм актлар заллары урнашкан бер катта гына бара. Бу уку процессын туктатмас өчен эшләнгән. Бу хакта Тимур Нагуманов Телеграм-каналында сөйләде. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
Эшләрнең төп күләме уку елы тәмамланганнан соң башланачак. Инженерлык челтәрләрен алыштырырга, бизәү эшләрен башкарырга ниятлиләр.