15 май 18.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестивале узачак. Гран-При өчен Татарстанның төрле районнарыннан 29 команда көч сынашачак, җиңүчегә 100 мең сум тапшырачаклар.
«Зур фестивальдә Гран-Придан һәм призлы урыннардан кала, «Иң яхшы актер», «Иң яхшы актриса, «Иң яхшы мәзәк», «Иң яхшы музыкаль номер», «Фестиваль ачылышы» номинацияләренең җиңүчеләре билгеләнәчәк. Фестиваль катнашучыларын «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының җитәкчесе Рамил Агдеев...