Гариза бирүчеләрнең участок чикләренә бушлай газ торбасы сузуны күздә тоткан газлаштыру программасы – Россиядә иң нәтиҗәле проектларның берсе. Бу хакта журналистларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов газлаштыру мәсьәләләре буенча региональ штаб киңәшмәсеннән соң белдерде.
«Кешеләр үзләренең торак шартларын яхшыртырга тырыша. Газлаштыру программасы һәм «Газпром» компаниясе хисабына бу мәсьәлә хәл ителә. Бу илебезнең иң социаль һәм нәтиҗәле проектларының берсе», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.