Нурлат районының Караульная Гора авылында махсус хәрби операциядә вафат булган Дмитрий Селивановка истәлек тактасы куелды.
2022 елда өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Селиванов ватанны саклаучылар сафына басарга карар итә. Хәрби комиссариатта ул үз илен якларга тырыша һәм махсус операциядә катнашу өчен аны мобилизацияләүне сорый.
Ләкин күп балалы әти кешене алмыйлар, шуңа күрә 2022 елның 22 декабрендә ул үз теләге белән киткән. Алгы сызыкта элемтәче булып хезмәт иткән. Дмитрий 2023 елның 24 февралендә һәлак була.