Дәүләт Думасында Елена Ямпольскаяның депутат мандаты «Бердәм Россия»дән кандидатлар исемлегендәге чираттагы исемгә, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановка күчәчәк, әгәр дә инде ул баш тартмаса. Бу хакта Дәүләт Думасы парламентарие, партиянең Үзәк Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин белдерде. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.
«Исемлек буенча киләсе кешегә (мандат тапшырылачак). Әгәр дә ул мандаттан баш тартмаса, аңа тапшырыла (Ивановка). Әгәр баш тартса, киләсе кешегә һәм шулай дәвам итә», — дип аңлатма бирде спикер.