Материалы«Интертат» сайтында старт алган «Юлай юллый» махсус проекты кысаларында Татарстан инвалидларының иҗтимагый оешмасының сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә уңайлы мохит булдыру һәм реабилитация буенча белгече, эксперт Альберт Шәрипов белән Казанда рейд үткәрелде.
«Җәмәгать урыннарында, иҗтимагый киңлекләрдә инвалидларга уңайлы мохит булу-булмауны тикшерү — көнүзәк мәсьәлә. Социаль әһәмияттәге учреждениеләргә сәламәтлеккә туймаган кешенең керә алмавы гына түгел, ә имгәнүе ихтимал булган урыннар бар.