Казан федераль университетның «Мизгел» татар театры Һади Такташның «Җир уллары» трагедиясен сәхнәләштергән. КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов артистларның һәм режиссерның эшен «5»легә башкарылган дип бәяләде.
«Җир уллары» трагедиясе шигъри юллар белән язылган бик масштаблы әсәр. Аның заманына күрә төрле укылышы бар. Без бу спектакльнең форма һәм беренчел эчтәлеге – вакыйгалары ягыннан чыгып карадык», - диде спектакльнең режиссеры Илфак Хафизов спектакль алдыннан.