Казан ТЮЗы «Казан» гаилә үзәге тирәсендә һәм аның эчендә театраль романтик прогулка әзерләде. «9 этажей любви» аудиоспектаклен тамашачы колакчыннар белән тыңлаячак.
«Безнең алга мәхәббәт турында тамаша әзерләү максаты куелган иде. миңа калса, безнең репертуарда мәхәббәт күбрәк булган саен яхшырак, димәк, тирә-ягыбызда да мәхәббәт күбәячәк. Быел гаилә елында бу бигрәк тә мөһим», - дип романтик аудиоспектакль тарихын сөйләде ТЮЗның баш режиссеры Радион Букаев премьера алдыннан тамаша кылган журналистларга.