Апас мәдәният йортында 15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан үрнәк гаилә юлы узган парлар хөрмәтләнде. 50, 55, 60 ел парлы гомер итүче гаиләләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары, ак шәл һәм түбәтәйләр тапшырылды. Алар өчен бәйрәм кичәсе әзерләнгән иде. Һәркем өчен үрнәк булган тигез, озын гаилә юлы узучыларга иң матур, җылы сүзләр яңгырады. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева яза.
«Хөрмәтле парларыбыз, өлкәннәребез! Сезне район башлыгы Айрат Җиһаншин, район Советы, башкарма...