Агачлар утырту буенча «Урманфест» акциясен оештыручылар киләсе 5 елда Россия рекордын кую максатына ирешергә тели. Бу хакта оештыручылар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.
Акциягә нигез салучы, төзелеш оешмасы җитәкчесе Фаил Әхмәтханов бу чараның тарихы һәм максатлары турында әйтте.
«Без, әлбәттә, төзелештә агач кулланабыз. Бер дустым: «Сез агач кулланасыз, агач утырта башларга теләмисезме», - дигән иде. Бу фикер миңа ошады. Бу акция 5нче ел уза.