Бүген Казанда Меңьеллык мәйданында контракт буенча хезмәткә сайлап алу мобиль пункты палаткасы корылды. Мобиль пункт парад тамашачылары өчен трибуналарның уң ягында урнашкан. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Мобиль пункт хезмәткәрләре барлык теләүчеләргә инструктаж үткәрәчәк, шулай ук контрактчыларга тиешле түләүләр, укыту процессы детальләре һәм хезмәт нечкәлекләре турында сөйләячәк.
Мондый палаткалар инде төрле җәмәгать чараларында эшләде. Мобиль пунктлар вакыт-вакыт Казанда гына түгел...