«Апуш» татар балалар театр студиясе премьерага чакыра. Казанның «Московский» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре тамашачыларга тәүге иҗат эшләрен «Әкият китабы» дип исемләнгән музыкаль спектаклен тәкъдим итәчәк.
«Спектакль драматург, Татарстанның атказанган артисты Шамил Фәрхетдинов пьесасы буенча чын әкият кануннары буенча сәхнәләштерелгән. Әкияти куелышта студиягә йөрүче 40 бала да катнаша», – дип хәбәр итә «Апуш» театр студиясенең матбугат үзәге.