Бүген Казанның 7 шәһәр хастаханәсендә җырчы, концертлар оештыручы, мәҗлесләр алып баручы Вилдамир Баһауны соңгы юлга озату мәрасиме булды. Биредә «Татар-информ» хәбәрчесе дә булып кайтты.
Җырчы кичә йөрәк авыруыннан реанимациядә вафат булган. Ул бик күп татар җырчылары һәм театр әһелләре белән бергә эшләгән. «Бик үзенчәлекле елмаюлы, юмарт һәм йомшак сөйләшүе белән хәтеремдә калды. Кызганыч, бик күп аралашмадык инде. Якты шәхес иде!», – диде Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директорының урынбасары...