Быел Татарстанда елга пассажир транспортына тарифлар 20 процентка күтәрелә. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты шундый карар чыгарды. «ТР флоты» АҖ генераль директоры Роман Лизалин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Тарифларны 20 процентка арттыру турында карар кабул ителде. Димәк, билет бәясе 20 процентка артачак», - диде спикер.
Лизалин билгеләп үткәнчә, елга транспортына тарифлар биш ел күтәрелмәгән.
«Бу вакыт эчендә ягулык бәясе дә, башка чыгымнар да артты.