Бүген Мамадыш районы Түбән Сон авылында, гадәттәгечә, «Йомырка бәйрәме» узды. Биредә әлеге кызыклы йола инде бик күптәннән үткәрелә. «Йомырка бәйрәме» - авылдагы һәр кешенең балачагы белән бәйле якты истәлеге ул. Вакытлар үтеп, буыннар алмашынса да, бу гореф-гадәт онытылмый.
Бүген дә Түбән Сон урамнарын тутырып балалар төсле йомырка җыйды. Хуҗабикәләр аны суган кабыгы яки махсус буяулар белән кичтән үк кызартып куя. Дөрес, замана бәйрәмгә азмы-күпме үзгәрешләр өстәгән - хәзер инде хуҗабикәләр...