Чүпрәле районы Марс урта мәктәбе коллективы Димитровград шәһәрендә «Гакыйль Сәгыйров укулары»нда катнашты. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.
Чара 24 апрельдә Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге мәктәбендә узган.
«Мәктәп коллективы безне хөрмәтле кунаклар кебек каршы алды. Аларның фикеренчә, Татарстан читтә яшәүче татарларның милли мәркәзе булып тора. Татарстаннан килгән кунаклардан алар милли үзаң, мәдәният һәм тел үстерү, тарихи-мәдәни мирасны саклап калу алымнарына, милли хискә баеп кала.