Үзенчәлекле «Кыстыбый фест» конкурсы Зәй политехник көллияттә быел беренче тапкыр үткәрелде. Ул Гаилә елына багышланды. Бәйгедә район мәктәпләренең 5-6 сыйныф укучылары үзләренең гаиләләре белән аш-су әзерләүдә үз осталыкларын күрсәтте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Алинә Борһанова хәбәр итә.
Бәйге яшь буынны татар ашлары белән таныштыру һәм гаиләне ныгыту, шулай ук катнашучылар арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру максатыннан үткәрелә.
Конкурс таләпләре буенча һәр команда татар халкының милли ризыгы ...