Татарстан Волейбол федерациясе президенты, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Зенит-Казан» ирләр волейбол клубын Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады. Бу турнирда команда 12нче тапкыр җиңде.
«Безнең волейболчылар өчен уңышлы сезон! Кичә «Динамо - Ак Барс» хатын-кызлар командасы Россия чемпионатында җиңү яулады, ә бүген Казанның «Зенит» командасы 12нче тапкыр волейбол буенча Россия чемпионы булды!» - дип язган сәясәтче телеграм-каналында.
«Волейболчылар узган сезонның уңышын ышанычлы рәвештә кабатлады.