26 апрельдә Башкортстанның Илеш районы Югары Яркәй авылында ике тапкыр Советлар Союзы Герое исемен алган батыр очучы Муса Гайса улы Гәрәев истәлегенә багышланган республикакүләм көрәш ярышы уздырылды. Бу хакта «Актаныш-информ» сайты яза.
Әлеге турнирда Пучы балалар иҗат үзәгенең «Нур Баян» командасы көрәшчеләре дә катнашып, призлы урыннар яулап кайттылар.
1 урынны Айрат Кашапов, 2 урынны Фаяз Салихов һәм Раяз Ибатуллин, 3 урында Рөстәм Хөснетдинов, Самат Әмиров алды.