Татарстан үзенең хезмәт сөючән, кунакчыл халкы белән данлыклы, һәм республика халкы бүгенге «текә маршрут»ны да лаеклы уза ала. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавында әйтте.
«Бу бәйрәм көнендә без ветераннарга, хезмәт династияләре вәкилләренә, иҗади хезмәте һәм һөнәри осталыгы белән күпмилләтле Ватаныбызның икътисади, фәнни һәм сәнәгати-технологик нигезен ныгытуга хезмәт итүче барлык кешеләренә тирән ихтирам күрсәтәбез.