Капиталь ремонт программаларын гамәлгә ашыру барышында Алабуганың 10нчы күп профильле лицееның фасады, түбәсе ремонтланачак, тәрәзә блоклары алыштырылачак һәм коймалар куелачак. Бу максатларга муниципалитет казнасыннан 93 миллион сум юнәлдерелә. Бу хакта җитәкчеләрнең атналык киңәшмәсендә Алабуга башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше буенча урынбасары Ринат Шәйхлисламов хәбәр итте, дип яза «Алабуга нуры».
Мәктәп бинасы 1993 елда төзелгән һәм файдалануга тапшырылганнан бирле анда ремонт үткәрелмәгән.