Казахстанның Уральск шәһәрендә шагыйрь Габдулла Тукай белән бәйле булган «Рәкыйбия» мәдрәсәсен торгызалар. Тукай сүзләренә язылган җырлардан төзелгән «Милли моңнар» дип аталган концертта Уральскидагы Тукай музее директоры Марат Баһаветдинов шул хакта сөйләде.
«Җаектан сезгә зур сәлам! Уральск бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән тыгыз бәйләнгән, бездә Тукайны хәтерлиләр. Шәһәрнең бик күп урыннары бөек шагыйребез эзләрен саклый – Кызыл мәчет, Татар бистәсе, Тукайны алып килгән сәүдәгәр Галиәскәр Усманов йорты ...