Россия Федерациясе Хөкүмәте 2024 елда Казанда узачак БРИКС илләре Уеннарында Россия җиңүчеләренә һәм призерларына бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләкләү турында карар проекты әзерләде.
Спортчыларны акчалата бүләкләүдән тыш, медаль яулаган атлетларны әзерләүне тәэмин иткән Россия спорт җыелма командалары тренерларына һәм белгечләренә призлы түләүләр каралган.
РФнең атказанган тренеры, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова, документ проектына комментарий биреп, спортчыларны гына түгел...