Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, республика җитәкчесе Ашхабадка Төрекмән аты көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашу өчен барды. Ул милли лидерны бәйрәм белән шәхсән үзе һәм «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме исеменнән котлады һәм Татарстан белән хезмәттәшлеккә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.
...